17 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Апас районының Карамасар авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әюпова 95 яшен тутырды
Зәйтүнә әби – сугыш чоры баласы. Ачлыгын да, салкынын да, хәсрәтен дә күргән ул.
-
Риман Гыйлемханов
Их, алмагачлары...
Дачага барган саен көнем алма турап уза.
-
Яңалыклар
Владимир Путин бүген мөһим киңәшмә уздыра
Россия Президенты Владимир Путин бүген – 17 сентябрьдә икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырачак. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шул хакта хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
Радмир Беляев Түбән Камадагы торак йортларда өстәмә сыену урыннарын җиһазландырырга кушты
Түбән Камадагы торак йортларда һава һөҗүме куркынычы туган очракта куллану өчен өстәмә сыену урыннары җиһазландырылачак – аларны җир асты бүлмәләрендә урнаштырачаклар. Тиешле күрсәтмәне бүген Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев муниципалитет җитәкчесе каршындагы Иминлек советының беренче утырышында бирде, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Ирада Әюпова: «Мәдәнияттә баланс булырга тиеш»
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән рәсми булмаган, үзе әйткәнчә, дусларча очрашу уздырды. Ачыктан-ачык сөйләшү урыны итеп ул Тинчурин театрын сайлаган. Бу әле елга йомгак ясау түгел. Министр каләм ияләре белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсенең бүгенге сулышы, халәте турында уртага салып сөйләште. Ә очрашуны җәмгыятьтә күпчелек халыкны борчыган темадан башлады.
-
Яңалыклар
«Сталин лачыннары» Пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениесенә кандидатларны җыю дәвам итә
«Сталин лачыннары» Пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениесенә хезмәт итүгә кандидатлар җыю сентябрь азагына кадәр озайтыла.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казанда илебездәге бердәнбер «Ярдәм» инклюзив үзәген ачты
Бүген Казанда сукырлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен илдә бердәнбер «Ярдәм» инклюзив үзәген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Апас районының Коштавылы авылында клуб ачылды
Апас районының Коштавылы авылында күптән көтелгән шатлыклы хәл булды. Шул уңайдан авыл халкы өчен зур бәйрәм оештырылды. Клуб ачылышына район башлыгы Айрат Җиһаншин, Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин та килгән иде. Чарага читтә яшәүче якташлары да кайтты.
-
Яңалыклар
Синоптик Татарстанда беренче карның кайчан көтелүен әйтте
Татарстанда яшәүчеләр инде октябрь аенда ук беренче кар билгеләрен күрергә мөмкин. «Метео» фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән.
-
Яңалыклар
Профессор Дәүләт Думасы депутатларының күпме пенсия алулары турында сөйләде
Быел депутатлар пенсиясенең уртача күләме, Дәүләт Думасында эш стажы 5-10 ел булган очракта, 50 мең сумнан артырга мөмкин. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
-
Сәламәтлек
Температураны төшермәскә?!
Салкын тиеп, температура күтәрелүгә аны тизрәк төшерергә тырышабыз. Ә табиб Ираида Букина башка фикердә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» бульварының төзекләндерү эшләре тәмамланган өлешен ачты
Казанның Серов урамында 3,9 га мәйданлы инклюзив бульвар төзелеше тәмамланган. Бу Россиядә мөмкинлекләре чикле кешеләр ихтыяҗларына тулысынча җайлаштырылган беренче объект. Бүген аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан авылларында яшь ветеринарларга 500 әр мең сум түләргә ниятлиләр
Киләсе елның 1 гыйнварыннан районнарда дәүләт ветеринария оешмаларының яшь белгечләре бер тапкыр 500 мең сум ала башларга мөмкин. Бу җәһәттән проект хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Казанские ведомости».
-
Яңалыклар
Башкалада ачык территорияләрне тычканнарга каршы көзге эшкәртү эшләре башланды
ТР башкаласында ачык шәһәр территорияләрен кимерүчеләргә каршы көзге дератизация башланды. Салкыннар килгәнче Казан дезинфекция станциясе белгечләре 545,376 гектар мәйданны эшкәртергә тиеш. Эшләр ике атна элек башланды: бүгенге көнгә кимерүчеләргә каршы эшкәртү процедуралары 176,876 гектар мәйданда үткәрелде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Күңел яктысы: Арча педагогика көллиятенең легендар директоры Илдус Сәгъдиев истәлегенә
Арча педагогика көллиятенең легендар директоры, меңнәрчә укучысының күңелләрендә якты нур кабызган Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев арабыздан китеп барды. 90 яшьлек юбилеен каршыларга нибары 100 көн калган иде.